📚 Габдулла Тукай. Арба, чана, ат
Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана; Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.
Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен: Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».
«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана: «Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай, Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай. Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә: Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»
Поделиться:
10
Источник: Литературный музей Габдуллы Тукая
Комментарии
Оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители.
Войти или зарегистрироваться.
Реклама · erid: —
Закрыть
Ставить лайк и оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители.