27.10.2026 11:00

Казан арты керәшеннәре кабен күлмәкләрен киеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып, «кәбен кыйдырып» кайткач, егет белән кызны үз өйләренә түгел, ә «кунак өе» дип аталган, махсус хәзерләп куелган өйгә алып керәләр. Кызны турыдан-туры кияу йортына алып кайтмыйча башка өйгә кертеп тору — бик борынгы йола.
Сезнең атларыгыз җиккәнме, пар кыңгырауларны такканмы? Быел гына килгән кодалар безгә кунак өе тапканмы? Кунак өе итеп, гадәттә, егет белән кызга кыйаматлык булган кешенең өе билгеләнә. Кыйаматлык итеп кияу ягыннан туган тиешлерәк хатын-кыз һәм аның ире сайлап алына. Ул гомер буе бу ир белән хатынның иң ышанычлы дусты, киңәшчесе һәм таянычы булырга тиеш. Ир белән хатын, яки килен белән кайнана арасында низагълар килеп чыкса да, кыйаматлыкка серләрен сөйләгәннәр. Ул исә һәр ике якны да көйләргә, тынычландырырга, килештерергә омтылган.
Кыйаматлык итеп яшь кешеләр билгеленеп куелган очракларда да кияу белән килен аларга әнеки, әтеки дип эндәшергә тиеш. Ә кыйаматлык булган кеше үзе киленгә кыйаматлык кызым дип эндәшкән:
Кыйаматлык кызым, үз кызым,
Чәчләреңне тарап үр, кызым.
Ата-анаң, йорты калды инде,
Күзләреңне ачып күр, кызым.
Кыйаматлык булган кешеләргә кияү белән киленнән балалары әнеки әби, әтеки бабай дип зурлап эндәшкәннәр. Туйда кыйаматлык булган кешене шаяртып, аңа төрлечә җырлар җырлаганнар, кыйаматлык та җавапсыз калмаган:
Алпан да тилпән җөрергә
Аю балаларына да килешә.
Аяклар тибеп биергә
Кыйаматлыкларга ла килешә.
Тау астыннан килгәнче,
Тау өстеннән килсәңче.
Кыйаматлык булып килгәнче,
Мәләнчек алдыңны җусаңчы.
Шакыр гына шыкыр сайыскан
Тәрәзә башларына ла җабышкан.
Кыйаматлыклар ла булыр өчен,
Өч көн карабодайлар чабышкан.
Кыйаматлык җырлый:
Карабодайлар ла чабар ыйым,
Карабодайлары ла атлыклы.
Җырлыйм әле мин җырларны,
Кыйаматлыклар булу шатлыклы.
Ф.С. Баязитова «Керәшеннәр. Тел үзәнчәлекләре һәм йола иҗаты» китабыннан.
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова