Бүген татар музыка сәнгатенең якты йолдызы — җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың туган көне!🎼
Ул 1921 елда Казан педагогика техникумында укыганда ук К.Рәхимнең «Бүз егет» пьесасы буенча куелган хәйрия спектаклендә Сәхибҗамал ролендә уңышлы чыгыш ясый. С.Габәши тәкъдиме белән Мәскәүгә укырга китә, 1922–1928 елларда вокал буенча укый, 1920 нче елларда Мәскәү татар эшче театры сәхнәсендә драма актрисасы буларак таныла. 1930–1934 елларда Татар академия театрында эшли, «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Наёмщик» спектакльләрендә төп рольләрне башкара. 1934–1938 елларда Татар опера студиясендә укый, 1938–1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты була; Рәйхана, Саҗидә, Галиябану, Сәрвәр партияләрен уңышлы башкара.
Концерт җырчысы буларак зур популярлык казана: йомшак, чиста, җиңел тавыш, эчкерсез башкару. Татар вокал сәнгатендә беренчеләрдән булып милли репертуарга аерым бизәкләр кертә. Композитор буларак ул җыр жанрына зур өлеш кертә, халык традицияләрен дәвам итә, татар композиторларыннан беренче булып танго һәм фокстрот жанрларына мөрәҗәгать итә. Аның «Көтәм сине», «Оныта алмасам нишләрмен», «Балкый Шәйморза утлары», «Җидегән чишмә», «Казан кичләре» кебек җырлары киң танылу ала, күбесе халык җырларына әверелә. Ул шулай ук актив мәдәни-иҗтимагый эш алып бара, халык хорын оештырып җитәкли, яшь талантларны музыка сәнгатенә җәлеп итә.
Сегодня день рождения певицы и композитора Сары Садыковой — яркой звезды татарской музыки!🎶
Она училась вокалу в Москве, работала в Татарском академическом театре и была солисткой Татарского театра оперы и балета. Как певица покоряла мягким, чистым голосом и искренностью, а как композитор продолжала народные традиции и одной из первых обратилась к танго и фокстроту. Её песни «Көтәм сине», «Җидегән чишмә», «Казан кичләре» и другие стали поистине народными.
Источник: Шәрык клубы/ Клуб Шарык






