3 ноябрь, сишәмбе
Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш. Камала
3 ноябрь, сишәмбе
3 Ноября 17:00 — 21:30 · Казань
12+ · 150-300 сум
Поделиться:
Собираются 0 человек
2 0 0 0
Афиша добавлена роботом сайта
Описание
🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡 🔡🔡🔡🔡

🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡

3 ноябрь, сишәмбе

🔸17:00 — Казан федераль университеты студентлары катнашында «Казандагы беренче елым: татарлар һәм татарча» документаль спектакль, 12+
Башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән икенче курс студентлары Казандагы беренче тормыш елларын һәм шәһәрдә яшәү контекстында татар мәдәнияте һәм телен кабул итүләрен тикшерәләр. Чара рус телендә узачак.

🔸18:30 — «Заман язучысының портфеле», 14+
«Язучы портфеле» күргәзмәсе кысаларындагы чара. Өч язучы һәм шагыйрь иҗат юллары турында шәхси әйберләре аша сөйли. Чыгыш ясаганнан соң, предмет күргәзмәне тулыландырачак. Чара татар телендә узачак.

🔸19:30 — «Кемнең сүзе үтә?», 16+
Такмак — үзенчәлекле поэтик жанр: монда рифма сайлау осталыгы гына түгел, юмор һәм фикернең тизлеге дә мөһим. Катнашучылар командаларга бүленеп, бирелгән актуаль дөньякүләм һәм җирле темаларга (дөньякүләм фильм премьералары, соңгы яңалыклар, ясалма интеллектны куллану) баянга кушылып такмаклар баттлы оештырачаклар. Чара татар телендә узачак.

🔸21:30 — Куратор экскурсиясе «Фатир ул — текст», 16+
Куратор экскурсиясе Шариф Камалның мемориаль фатирына аның тормыш язуы буларак карарга чакыра. Музейның үзәге — 1930–1940 елларның өч бүлмәсе, анда Казанның иҗади тормыш үзәкләреннән берсе булган язучының йорт атмосферасы торгызылган.
Шәхси рояль, сәгать, китапханә, язма өстәл һәм көнкүреш әйберләре хуҗаның холкын, аның аралашу даирәсен һәм вакытын сөйләүче зур текстның «параграфлары»на әверелә. Чара рус телендә уза.

Дүрт чарага — бер билет: 150-300 сум. Билет алган һәркем отышсыз лотереядә катнашачак, аның нәтиҗәләре программа тәмамлангач игълан ителәчәк.
Комментарии (0)
Пока нет комментариев
Были на мероприятии? Поделитесь фотографиями.
Вход не нужен: выложите кадры — альбом вечера создастся сам. После загрузки можно подписать фото своим именем.
Поделиться фотографиями
Источник: Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш. К