Афиша / Театр им. Галиасгара Камала / Кадерле тамашачыларыбыз, без сезгә бүләк әзерләдек! / все события этого дня
Кадерле тамашачыларыбыз, без сезгә бүләк әзерләдек!
Театр им. Галиасгара Камала
Кадерле тамашачыларыбыз, без сезгә бүләк әзерләдек!
26 Ноября 19:00 — 16:00 · Казань
18+
Поделиться:
Собираются 0 человек
1 0 0 0
Афиша добавлена роботом сайта
Описание
💫Кадерле тамашачыларыбыз, без сезгә бүләк әзерләдек! 26 ноябрь көнне 19.00да һәм 6 декабрь көнне 16.00да Татарстанның атказанган артисты Артур Шәйдуллин «Тән – мөмкинлекләр коралы» дигән пластика буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Сүзсез генә сөйләшергә һәм хәрәкәт аша хис-кичерешләрне ачарга өйрәнергә телисезме? Мастер-класста сез сәхнә пластикасының төп алымнарын үзләштерерсез, тәнегезнең сәнгать коралына әверелүен тоярсыз һәм төрле халәтләрне – киеренкелектән алып җиңеллеккә кадәр – гади, ләкин нәтиҗәле күнегүләр ярдәмендә җиткерергә өйрәнерсез.

Сезне нәрсә көтә:
• разминка һәм тән белән эшләү;
• энергия һәм ритм белән идарә итү техникасы;
• пластик этюдлар;
• типик хаталарны тикшерү һәм аларны булдырмау ысуллары.

Бернинди махсус белем яисә әзерлек кирәкми: бары тик уңайлы кием, икенче аяк киеме (джазовка/носки яисә ялан аяк) һәм нәфис булу теләге!
✅️Үткәрү урыны: Ачык театр лабораториясе
Мастер-класс 2 сәгать бара.
Яшь чикләве 18+

🤩 билет алу
Комментарии (0)
Пока нет комментариев
Были на мероприятии? Поделитесь фотографиями.
Вход не нужен: выложите кадры — альбом вечера создастся сам. После загрузки можно подписать фото своим именем.
Поделиться фотографиями
Источник: Театр им. Галиасгара Камала