Каникуллар дәвам итә!
Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш. Камала
Каникуллар дәвам итә!
3 Ноября 11:00 — 11:00 · Казань
6+ · 400 сум
Поделиться:
Собираются 0 человек
1 0 0 0
Афиша добавлена роботом сайта
Описание
КАНИКУЛЛАР ДӘВАМ ИТӘ!

🍂 3 ноябрь, 11:00 — Әбру 6+
Әбру ысулы белән мәрмәр кәгазь ясау остаханәсе. Катнашучылар махсус буяулар һәм кораллар ярдәмендә бизәк ясап, аны кәгазьгә төшерәчәкләр. Һәрбер хәрәкәт рәсемне үзгәртә: буяулар су өстендә калып, үзара кушылып, кабатланмас формалар барлыкка китерә. Аларның һәркайсы үзенчәлекле төсмер ала.

🍂 4 ноябрь, 11:00 — Гарәп каллиграфиясе дәресе 6+
Катнашучылар гарәп хәрефләренең мәгънәсен беләчәк, гасырлар дәвамында язу өчен кулланылган кара һәм каләм белән танышачак. Остаз каләмне дөрес тотарга һәм алфавитның иң мөһим хәрефләрен язарга өйрәтәчәк.

🍂 5 ноябрь, 11:00 — Комикс ясау 6+
Балалар белән кыска сюжет уйлап табарга өйрәнәбез һәм драматургия нигезләренә төшенәбез. Комикстагы персонажны ничек уйлап табарга һәм ясарга була - яңа белемнәре практикада кулланабыз! Дәрес азагында һәркем үзенең комикс китапчыгы белән китәчәк.

🍂 6 ноябрь, 11:00 — Шрифтлар уены 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге: катнашучылар борынгы һәм хәзерге китап басу җиһазлары белән танышачак, чын язу машинасында язарга өйрәнәчәк, остаз белән бергә агач типография литераларын кулланып, афиша макетларын ясаячак.

📍Татар китабы йорты, Островский урамы, 15
❗️Билет: 400 сум
Комментарии (0)
Пока нет комментариев
Были на мероприятии? Поделитесь фотографиями.
Вход не нужен: выложите кадры — альбом вечера создастся сам. После загрузки можно подписать фото своим именем.
Поделиться фотографиями
Источник: Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш. К