Стихотворение Георгия Ибушева «Тормыш бит ул...» в КЦ имени Емельянова
28.10.2026 10:30
Культурный центр им. Я.Е. Емельянова публикует стихотворение Георгия Ибушева «Тормыш бит ул...».
Тормыш бит ул... Ялгыз калган чаклар була, Борчылган вакытларым, Нишләргә белми, җанымны Учыма кыскан чагым. Тормыш бит ул, ничек кенә Шома, җинел барса да, Бәргәләп та ала, кайчак Я утка, суга сала. Корыч чыныктырган кебек, Безне де чыныктыра, Куркып, җебеп төшсәң әгәр, Сине бөгә, сындыра. Гомер уза барган саен, Чыныгасың, ныгыйсың, Күтәрәлмәс авырлыклар Килгәндә дә, сынмыйсың. Йөрәгеңдә өмет булса, Һәм ышаныч - жаныңда, Һәрчакта да терәк булыр Дуслар булса яныңда, Авырлыклар җиңел кебек, Юллар тоела кыска. «Мин тормышта бәхетле», - дип, Әйтеп була язмышка.
✍🏻 Георгий Ибушев
1
0
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова
Реклама · erid: —