Шушы матур көннәрне тагы да ямьләндереп, җанландырып җибәрер өчен асыл карендәшебез, шагыйрь Егор Уткинның " Күңелемә.
08.11.2026 14:00
Шушы матур көннәрне тагы да ямьләндереп, җанландырып җибәрер өчен асыл карендәшебез, шагыйрь Егор Уткинның " Күңелемә коя чишмәләр" шигырьләр җыентыгыннан бер матур шигырь белән башлыйк әле көнебезне.
Кайсы авылдан?
Белмим, тормыш салмак акты микән,
Юлга сәбәп сирәк табылган.
Юлчылар да сирәк уза иде
Безнең яктан, безнең авылдан.
Балаларга, моны һәркем белә,
Кызыксыну җене кагылган,
Сорый идек һәрбер узгынчыдан,
Киләсез, дип, кайсы авылдан?
...
Яулык чукларындай, чук-чук сәлам,
Сәлам,
Соң син кайсы авылдан?
1
0
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова
Реклама · erid: —