Керәшенем
10.11.2026 15:00
КЕРӘШЕНЕМ
Бик күпләрне көнләштереп, халкым,
Тудыргансың асыл, үлмәс җырлар.
Сикәлтәле, авыр булса булсын,
Озын булсын без үтәсе юллар.
Керәшенне аклык, сафлык бизи,
Игелекле җан ул, уңган, булган.
Ярдәмчелләр, гадел, сабыр җаннар,
Ихлас күңелләр аңа туган.
Ходай биргән гомерләрне аклап,
Үкенечсез язсын яшәргә.
Күңел байлыкларын саклап кына,
Үзебезчә язсын яшәргә.
✍ Талантлы карендәшебез, шагыйрә Зинаида Захарова иҗат иткән бер матур шигырьне тәкъдим итәбез әле.
1
0
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова
Реклама · erid: —