Гел изгелек булсын бөтен кылганың,

11.11.2026 16:49
Гел изгелек булсын бөтен кылганың,
Гел изгелек булсын бөтен кылганың, И, керәшен, асыл заты дөньяның. Күпме кагу-сугу кичеп бу җаның, Ару, имин саклый алдың иманың. Зирәк акыл, сабыр тоттың, чыдадың, Кара каның төкерергә кыймадың... Барлыгың – хак, юлың – изге, динең – чын, Табынганың – Ата, Ул һәм Изге Тын. Шул халәттә мәңге сакла затыңны, Тот изге ата-баба васыятеңне. И, керәшен, асыл заты дөньяның, Гел изгелек булсын бөтен кылганың... Гомер буе шушы ару юравым Юлдаш булсын берүк сиңа, туганым... ✍ Ямаш Игәнәй, 1993 ел.
Поделиться:
1 0
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова
Комментарии
Оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители. Войти или зарегистрироваться.
Реклама · erid: —Профессиональная фото-съемка мероприятий
Закрыть Ставить лайк и оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители.

Войти или зарегистрироваться.