Көҗмә-Демьян көне: керәшеннәрнең 14 ноябрь бәйрәме

14.11.2026 15:00
Көҗмә-Демьян көне: керәшеннәрнең 14 ноябрь бәйрәме
Керәшеннәрдә Көҗмә-Демьян көне һәр елны 14 ноябрьдә, бер тирәдә урнашкан авылларның берсендә, элек-электән килә торган традицион бәйрәм буларак зурлап үткәрелә — Олы көн, Тройсын, Питрау һәм башка бәйрәмнәр кебек үк. Изге язмаларда Кузьма һәм Демьян исемнәре очрамый. Димәк, алар Бөтендөнья христиан чиркәве тарафыннан изгеләр итеп кабул ителгән, чүкүче, оста тимерчеләр булганнар. Шуңа күрә бу көн тимерчеләр — ягъни һөнәрчеләр көне буларак бәйрәм ителгән. Хәзер ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме дә Көҗмә-Демьян көне тирәләренә туры килә. Бу яктан караганда, элеккеге традиция азмы-күпме саклана, дип әйтергә дә була. Көҗмә-Демьян көне чыннан да авылда көзге эшләр төгәлләнү чорына туры килә. Аны авыл халкы алдан ук әзерләнеп көтеп ала. Бәйрәм алдыннан һәр гаилә кыш өчен ит хәзерли, терлеген чала, каз өмәләре үткәрә. Бу көнне авылга кунаклар килә. Кунак кызлары һәм егетләре клубка уенга чыгалар. Йорттан-йортка кунак йөрешүләр башлана — бу рәт йөрү дип атала. Табынга мул итеп камыр ризыклары, койка, пилмән, аш, ит калҗалары куела. Өй эче керәшен җырларыннан һәм такмаклардан гөр килеп тора. Бу көн өчен күп төрле халык сынамышлары бар: — Көҗмә-Демьянда көн карлы булса, яз көне су җыела. — Агачлардан яфрак коелмаса, киләсе ел салкын була. — Көҗмә-Демьян кадак кага, Микулы күпер сала. — Көҗмә-Демьянда тавык чалу һәм кетәклектә Иман кылып, изге су бөркү йоласы булган. — Бу көнне туган ир балаларга Көҗмә яки Демьян исеме кушыла. Чыганак: Филлипов А.С. «Карендәшләр» китабыннан алынган.
Поделиться:
1 0
Источник: КРЯШЕН ҖОРТЫ - КЦ имени Якова Емельянова
Комментарии
Оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители. Войти или зарегистрироваться.
Реклама · erid: —Профессиональная фото-съемка мероприятий
Закрыть Ставить лайк и оставлять комментарии могут только зарегистрированные посетители.

Войти или зарегистрироваться.